Балалар Чистай милициясе тарихы музеенда булдылар

2019 елның 14 июне, җомга

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге ветераннары җәйге каникуллар иминлеге турында профилактик диалогларга һәм бүлек бүлекчәләренә һәм музеена экскурсияләргә старт бирделәр.

Чистай милициясе тарихы музеенда каникуллар башыннан 5 нче мәктәп яны лагерында ял итүче 50 дән артык бала булып китте.

Милиция ветераннары балалар белән профилактик әңгәмәләр һәм Чистай милициясе тарихы музеенда экскурсия үткәрә.

Малайлар һәм кызлар патша чорыннан полиция бүлегенең үсеш тарихы күрсәтелгән музей экспонатлары, тарихи материаллар белән кызыксынып таныша. Экскурсияне музей җитәкчесе, отставкадагы милиция полковнигы Владимир Салеев үткәрә.

Ветераннар оешмасы рәисе отставкадагы милиция подполковнигы Илдар Вәлиуллин бүлек территориясендә урнашкан хәтер мемориалы янында Бөек Ватан сугышы вакытында һәм тыныч вакытта хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булган хезмәткәрләр турында сөйли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International