Выборг районы башлыгы Геннадий Орловның Сабантуй белән котлавы

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Чистай муниципаль районы халкын традицион милли бәйрәм-Сабан туе белән тәбрик итәм. Сабан туе иң борынгы, якты һәм кунакчыл бәйрәмнәрнең берсе булып санала.

Сабантуй-ул хезмәт, ихласлылык, игелек, традицияләргә тугрылык һәм үзара аңлашу бәйрәме. Бүген ул, чыннан да, бөтенхалык бәйрәменә әверелде һәм милләтенә, диненә һәм яшенә карамастан, кешеләрне берләштерә.
Выборг районы делегациясенең Чистай шәһәренә визиты вакытында без туган җиргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт һәм хезмәт итә белү үрнәге күрдек. Чистай районы киләчәктә дә алдынгы урыннарны биләячәк һәм башкалар өчен уңышлы үрнәк булыр дип ышанам.
Бәйрәм белән! Озын еллар тотрыклылык һәм чәчәк ату телим!


Хөрмәт белән,
Ленинград өлкәсенең "Выборг районы" муниципаль берәмлеге администрациясе башлыгы Г. А. Орлов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International