“Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш”та тәрбияләнүче тыл ветераны Баһавиева Миннесәфия Миннегәрәй кызы Чистай шәһәренең ятим балалар йортына хәйрия акциясен оештырды

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

           «Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы " акциясе дәвам итә. Бу чара кысаларында,  бүген “Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш”та тәрбияләнүче тыл ветераны Баһавиева Миннесәфия Миннегәрәй кызы Чистай шәһәренең ятим балалар йортына хәйрия акциясен оештырды.

2015 елдан бирле Баһавиева Миннесәфия Миннегәрәй кызы “Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш”та гомер итә. Үтә нечкә күңелле, мәрхәмәтле, ярдәмчел, ягымлы,  гадел әбине бүлмәдәшләре дә үз итә, ярата. Аңа 91 яшь. Ветеран үзенең шәхси тормышы турында, сугыш вакытында  куйган тырыш хезмәтләре, сугыш чоры авырлыкларын еш кына искә төшерә. Ул үз гаиләсен булдыра алмый, аның балалары юк, ул ялгыз карчык. Бүген, Миннесәфия Миннегәрәй кызы, ятим балалар йортында тәрбияләнүче сабыйларның һәрберсенә тәм-том күчтәнәчләре әзерләде. Әлеге акцияне сугыш елларының бөтен авырлыкларын үз башыннан кичергән ветеран, үз балачагы күп авырлыклар, мохтаҗлык, юклык белән истә калганга күрә, сабыйларның шатландырыр, куандырыр  өчен оештырды. Миннесәфия әби үз аяклары белән йори алмый, бүлмәсендә коляска ярдәмендә генә хәрәкәт итә. Шунлыктан, балалар йортына барып, бүләкләрне тапшыру белән интернат-йорт специалисты Альбина Сираева шөгыльләнде.Ул бу очрашуда Баһавиева Миннесәфия Миннегәрәй кызының сугыш елларындагы батырлыклары, тормыш юлы, ак күңелле әбинең ни дәрәҗәдә мәрхәмәтле, игелекле, яхшы күңелле булуын тасвирлады. Бик күпләргә үрнәк тормыш юлы үткән Баһавиева Миннесәфия Миннегәрәй кызының биографисяен балалар тирән кызыксыну белән тыңлады, сораулар бирде. Тыл ветераны исеменнән, тәм-томнар салынган пакетларны тапшыргач,балалар зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International