Бүген Чистай муниципаль районы "Бердәм Россия" эгидасы астында узган республика өмәсенә кушылды.
Өмәдә Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов, муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рәхимов, Совет һәм Башкарма комитет хезмәткәрләре, Сәламәтлек саклау, мәгариф, Горгаз, почта, Таттелеком, Чистай электр челтәрләре хезмәткәрләре, мөхтәсибәт вәкилләре катнашты. Алар Үзәк бульвар һәм Скарятин бакчасы территориясен яфраклардан һәм чүп-чардан чистарттылар. Үз территорияләрен шулай ук муниципаль районның авыл җирлекләре халкы чистартты.
Шимбә өмәсе тәмамланганнан соң барлык катнашучылар өчен чәй өстәле оештырылды.