«Чистай картлар һәм инвалидлар интернат-йорты «Юлдаш»та гарденотерапия технологиясе киң кулланылышта

2019 елның 19 апреле, җомга

«Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты «Юлдаш»та гарденотерапия технологиясе күптән кулланыла. Интернат-йортта тәрбияләнүчеләр нинди яшьтә, җенестә булуына карамастан, һәр чарада тирән кызыксыну белән теләп катнаша.

Әлеге ысулны интернат-йорт психологы Гыйльметдинова Марина социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән эшләү тәҗрибәсендә бик теләп куллана. Дәрес вакытында специалист үсемлекләрнең файдасы, аларны дөрес тәрбияләү, дөрес утырту, эшкәртү турында мәгълүмат җиткерә. Практика күрсәткәнчә, тәрбияләнүчеләр зур теләк белән үсемлекләр үстерә, аларның усешен күзәтә һәм аларны тәрбияли. Бу төр эшчәнлек психотерапевтик юнәлешкә ия. Белгечләр сүзләренчә, өлкән кешеләр һәм инвалидлар рәхәтләнеп кирәкле һәм файдалы эш белән шөгыльләнеп кенә калмый, сәламәтлекләрен арттыру өстендә дә эшли. Аларның кәефләре күтәрелә, үзәк нервсистемасы эшчәнлеге камилләшә, нерв күзәнәкләренең эшләү сәләте арта. Мисал өчен, интернат-йортта тәрбияләнүче Виталий Дергуновны гына алыйк. Бабай гомер буе авыл жирлегендә яшәп гомер иткән. Лаеклы ялга чыккач, сәламәтлеге какшау сәбәпле, 67 яшьлек ир-ат интернатка урнашырга мәҗбүр була. Гомер буе бакчачылык белән шөгыльләнгән кеше гарденотерапия технологиясен аеруча уз итә. Ул һәр дәрес саен уз тәҗрибәсе белән уртаклаша, аерым чәчәкләрнең үзенчәлекләре турында да сөйли.

Март аенда биредә тәрбияләнүче, бакчачылык һәм үсемлекләр дөньясы белән тирән кызыксынучылар интернат-йорт шартларында чәчәкләр һәм яшелчә орлыкларын чәчтеләр. Апрель аенда үсентеләрне, бүлмә гөлләрен аерып утырттылар. Моннан тыш, үсентеләргә вакытында су сибү һәм өстәмә тукландырып тору буенча да эш алып барыла. Ә инде һава шартлары җәйге челләгә күчкәч, интернат хезмәткәрләре белән берлектә үсентеләрне интернат-йорт мәйданчыгындагы теплицага һәм аның тирәсендәге бакчага күчереп утырталар. Шул рәвешле, гарденотерапия технологиясе өлкәннәр һәм физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең яшәү рәвешенә әйләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International