Авыр дәваланмый торган авырулар белән пациентларга паллиатив ярдәм күрсәтүне камилләштерү максатларында һәм Россия Федерациясе Президентының «Чикләрсез Паллиатив " грантын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында укыту семинарлары уза.
19нче мартта " Чистай РҮХ» ДАССОның стационары җирлегендә беренчел буын табиб-белгечләре һәм ФАП фельдшерлары өчен паллиатив-хоспис ярдәмен күрсәтү буенча белем бирү семинары булды.
Семинарда «ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры» ДАССОның медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары, ТР ССМ паллиатив ярдәм буенча штаттан тыш баш белгеч Илсур Шәймәрданов, Казан хосписының баш табибы Галия Хисамова, Казан хосписының амбулатор күчмә хезмәте мөдире Марина Городилова, Казан хосписының балалар бүлеге мөдире Татьяна Ахантьева чыгыш ясадылар.