Чистай районында Халыклар дуслыгы Фестивале узды. «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов, партия активы, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары вәкилләре бу бәйрәмдә мактаулы кунаклар булдылар.