“Юлдаш”та “Әдәби кунакханә” очрашуы

2019 елның 15 марты, җомга

Сишәмбе, 12 нче март көнне, “Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш”та тәрбияләнүчеләр чираттагы “Әдәби  кунакханә”дә очраштылар.

2019 ел “Татарстанда Театр елы” дип игълан ителде. Шул уңайдан, интернат-йортта культорганизатор вазыйфасын башкаручы   Ирина Тугашева һәм Чистай үзәк китапханә хезмәткәрләре Җаббарова Зөһрә Рәлиф кызы, Муратова Альмира Рәис кызы әдәби-музыкаль кичә оештырды.

Драматург, театр һәм җәмәгать эшлеклесе, татар драматургиясенә һәм татар театрына нигез салучыларның берсе Галиәсгар Галиәкбәр улы Камал (Камалетдинов)ның тууына 140 ел тулу, Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, интернат-йортта әдәби-музыкаль кичә булып узды. Чара барышында интернатта тәрбияләнүчеләр әдипнең тормышы һәм иҗаты белән тирәнтен таныштылар, шигырьләрен тыңладылар.Чарада катнашучылар Г.Камалның иҗатын кызыксынып, яратып тыңладылар. Аның иҗат итү дәверендә нинди шәхесләр белән аралашуы, нинди басма газет-журналларда эшләп, абруй казанганы биредә тәрбияләнүчеләрдә аерым кызыксыну уятты. Әдәби-музыкаль кичә урыс һәм татар телләрендә алып барылды.

Чара барышында Г.Камалның иҗатын һәм тормышын яктырткан “Татар драматургиясенә нигез салучы ” исемле әдәби күргәзмә эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International