Казанда уңышлы терлекчелек турында сөйлиячәкләр

2019 елның 15 марты, җомга

15нче мартта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында темасына семинар узачак. Аның кысаларында сыерларның сөт продуктларына терлек азыгының йогынтысы, эре мөгезле терлекләр үрчетү һәм аның сәламәтлеге турында сөйлиячәкләр.

Семинарда катнашучыларны теркәү 15нче март көнне 8.00 сәгатьтә Казан ш., Оренбург тракты 8б адресы буенча башлана. Семинарда барлык теләүчеләр катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International