“Юлдаш”та кышкы каникуллар күңелле узды

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

«Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты «Юлдаш»та Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме уңаеннан кышкы каникуллар дәвамында төрле чаралар үткәрелде. Бәйрәм рухын куәтләп өлкән яшьтәге социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны котларга дип, мөселман һәм проваславия дине әһелләре дә килеп китте. Биредә тәрбияләнүчеләрне вәгазьләр укып, бүләкләр белән сөендерделәр. Олыларның кәефен күтәреп, бәйрәм рухы өстәп “Ностальгия” вокаль-инструменталь ансамбле ретро- концерты булып узды. Алар башкарган җырлар, өлкәннәрнең күңеленә хуш килде, яшьлек елларыны алып кайтты. Раштуа бәйрәме алдыннан ел да үткәрелүче “Раштуа утырулары” чарасы да биредә яшәүчеләрнең көтеп алган чарасы. Спорт белән мавыгучылар өчен “Джаколло”, “Шашка”, “Шахмат” өстәл уеннары бәйгесе узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International