“Юлдаш”та тәрбияләнүчеләр «Мисс Кар кызы 2018» бәйгесендә катнашты

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

“Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты «Юлдаш»ның яшь инвалидлар бүлеге әгъзалары “Чистай психоневралогия интернаты”на чакырулы иде. Биредә физик мөмкинлекләре чикле гүзәл затларыбыз арасында “Мисс Каркызы – 2018” бәйгесе оештырылды.

Жюри әгъзалары хөкеменә 6 кокнкурсант тәкъдим ителде.  Аларга бу гүзәл затлар арасыннан  иң сөйкемле, иң сәләтле һәм зирәк  Кар кызын сайлап алу бурычы куелды. Ап-ак һәм зәңгәрсу бал күлмәкләреннән сәхнәгә чыккан кызлар берничә этаптан торган бәйгедә үз көчләрен сынадылар. "Әйдәгез, танышабыз", "Яңа ел котлавы", "Остакуллар", "Талант иясе", "Дефиле" кебек конкурсларда һәр Кар кызының осталыгы бәяләнде.  Җыр һәм биюгә сәләтләреннән тыш, бәйге шарты буенча, конкурсантлар жюри игътибарына  кул эшләнмәлере белән бизәлгән Кар кызы костюмын да тәкъдим иттеләр.
Бәйге ахырында һәр катнашучы төрле номинацияләрдә җиңүче булды. Ә "Мисс Кар кызы" исеменә “Чистай психоневралогия интернаты”нда  социаль  хезмәтләрдән файдаланучы Екатерина Предеина дип табылды. “Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты «Юлдаш»ның исемен аклаучы гүзәл затларыбыз Оксана Большакова “ Кар патшабикәсе”, Марина Липатова “ Иң сәләтле”, Меннянова Диана “Вице мисс Каркызы - 2018”   титулларына лаек булдылар.
Бәйгедә катнашкан һәр конкурсантның физик мөмкинлекләре чикле. Бәйгене кызыклы, мавыктыргыч һәм эстетик яктан матур итәр өчен реабилитация бүлеге белгечләре Елена Малолеткова, Альбина Сираева, Людмила Замалетдинова, Анна Михеева бик зур тырышлык куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International