Социаль педагоглар «Дөнья бөтен кеше өчен бер» дигән буклетлар тараттылар

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

Халыкара инвалидлар көне ел саен 3 декабрьдә Генераль Ассамблеянең 1992 елның 14 октябрендәге 47/3 резолюциясе нигезендә билгеләп үтелә.

         Хәзерге динамикалы дөньяда кайчагында хәтта сәламәт кешеләргә дә җиңел булмый. Чикләнмәгән сәләтле кешеләргә юнәлдерелгән җәмгыять тормышында мәҗбүри яшәү еш кына кыенлыклар тудыра. Яшәү мохитендә белем алудан баш тарту, физик киртәләр һәм башка күп чикләүләр инвалидларның үз хокукларын кысрыклауга китерә.

         3 декабрьдә дөньяның төрле илләрендә җәмгыять игътибарын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына юнәлтү һәм аларның хокукларын яклауга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә: семинарлар, конференцияләр, фестивальләр, күргәзмәләр, концертлар, очрашулар, акцияләр. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе хезмәткәрләре шулай ук бу датага битараф калмадылар: социаль педагоглар җәмәгатьчелек игътибарын инвалидлар проблемаларына җәлеп итү максаты белән «Дөнья бөтен кеше өчен бер» дигән буклетлар тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International