Аз мобильле гражданнарны карау мәктәбе

2018 елның 2 декабре, якшәмбе

“Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесендә “Аз мобильле гражданнарны карау мәктәбенең” “Авыруларны күчерү” темасына өченче дәресе узды. Шулай ук ятучы авыруларны карау, аны күчерү, яраланган өслекләрне эшкәртү, ятмаларны эшкәртү буенча өйрәтү видеороликлары күрсәтелде.

Анда булган социаль хезмәткәрләр һәм аз керемле гражданнарны караучы гражданнарның туганнары үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, аларга җаваплар алдылар. “Аз мобильле гражданнарны карау мәктәбендә” катнашу авыруларны караучыларга психологик яктан ярдәм итәчәк, шулай ук йорт шартларында авыруларны дөрес итеп карау өчен тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International