Табигый материалдан чәчәкләр ясау буенча мастер-класс узды

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

Нәрсә белән булса да шөгыльләнеп тормышыбызның киеренке ритмыннан аерылырга була. Мондый шөгыль табигый материал белән эшләү булырга мөмкин: өрәңге яфракларыннан чәчәкләр ясау һәм аны чәчәк бәйләменә җыю, ә шул чәчәк бәйләмен әнигә яки әбигә бирү икеләтә рәхәт.

Бу эш белән шөгыльләнгәндә зур тәҗрибә булу, материал һәм техника сыйфаты түгел, ә процессның үзе һәм балаларны процесска җәлеп итү мөһим. Яфракларны бору гадәттә балаларда зур куаныч тудыра. Табигый материал белән эш тынычландыра, иҗади потенциалны ача, тырышлыкка, фантазиягә ярдәм итә.

2018 елның 15 октябрендә “Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе социаль эш буенча белгеч Киямова Э. Р. балигъ булмаган балалар өчен табигый материалдан чәчәкләр ясау буенча мастер-класс үткәрде.

Елмаюлар һәм бәхет мизгелләре барлык баларда да күренә иде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International