Шатлык” дуэты «Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты «Юлдаш» та

2018 елның 12 октябре, җомга

Узган чәршәмбе, 10 октябрь көнне, Өлкәннәр көненә багышланган ункөнлекне йомгаклап, «Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты «Юлдаш» та чираттагы әдәби-музыкаль кичә узды. Кунаклар – Гардиев Рифкәт Гәрәйхан улы һәм Солдатова Валентина Георгий кызы.

Валентина Солдатова - "Филантроп" халыкара конкурсының "Автор җыры" номинациясе  дипломанты, автор-башкаручы, актив җәмәгать эшчәнлеге алып баручы, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә махсус бию түгәрәкләре ачып, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең тормышына яңа сулыш өрүче, җирле масса күләм мәгълүмат чарасы “Мечтатель” исемле альманахның баш редакторы.

Гардиев Рифкать Гәрәйхан улы - Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татарстан төбәк оешмасы филиалы Чистай җирле оешмасы рәисе, актив җәмәгать эшчәнлеге алып баручы, халыкка социаль ярдәм күрсәтүне оештыруда күп өлеш кертүче, бихисап мактаулы исемнәргә лаек кеше.

“Шатлык” исемен йөртүче әлеге дуэт интернатта көтеп алынган кунаклар. Алар һәрдаим биредә тәрбияләнүчеләр белән аралашып тора, бәqрәм саен үз чыгышлары белән сөендерә. Бүген дә алар соңгы елларда нинди уңышка ирешүләре турында уртаклаштылар, алган җиңүләре, шатлыклары белән үзләре кебек  үк физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән бүлештеләр. Тамаша кылучыларны бигрәк тә "Филантроп" халыкара конкурсы кызыксындырды.  Конкурс ике елга бер тапкыр уздырыла. Бу барлык җәмәгать көчләрен дә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне яклауга чакыручы киң күләмле хәйрия проекты. Аны оештыручылар булып Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте һәм "Филантроп" коммерцияви булмаган фонд тора. Премияләр мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге аеруча зур казанышлар өчен бирелә. Валентина Солдатова, Гардиев Рифкат  “Филантроп - 2018” хореография номинациясе дипломантлары. “Шатлык” дуэты башкаруындагы бүгенге биюләрне дә залдагы утыручы һәр кеше тын да алмыйча күзәтте. Бу чыгышлар чын мәгънәсендә могҗизага тиң.

Кичә уртак фотосурәт һәм кунакларыбыз исеменә яңгыраган алкышлыр, матур теләкләр белән йомгакланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International